Рашат Низами Мәхәббәт фасыллары Эзләмәгез! Бу – мин бит ул дөрлим: Керфекләрем, эчем-тышым яна. Йөрәк – утлы күмер...Күкрәгемдә Коеп-коеп яңгыр яуса кана! Тик бер генә сыдырылсын яшен – Ялмап ала күкнең чатырларын! Сизми калдым шулай сөюнең дә Йөрәгемә уклар батырганын! Күзләреңә карап ял итим бер, Бу күзләрең – мин тукталыр өчен. Җирдән алып күккә кадәр булган Һәр могҗиза – без сокланыр өчен. Кай бакма – “яшел утлар“ яна, Җәйгә атлап керү нинди ансат! Җитәкләшеп үскән кыр гөлләрен Кем иркәләр иде без булмасак? 2 Ишетәсеңме, яфрак шавы булып Урман эчләреннән бер моң ага. Эчем тулы акыл иде. Хәзер Охшап калдым тәмам диванага. Юлларымда – сары шлагбаум, Уза алмыйм синең анзларыңа. Сикереп чыгыйм салкын сентябрьдән, – Туктап торчы, Вакыт, азга гына! Узып китик көзнең кырауларын, Тик кирәкми, бәгърем, күз яшьләре. Фейрверк булып кабынган бит Миләшләрнең утлы тәлгәшләре. Ак каеннар, яфрак-яфрак итеп, Җир-әнкәгә түли “алтын ясак“. Болытлардан шуып чыккан кояш Нишләр иде икән без булмасак? 3 Кар пәрдәсен ертып поезд чаба, Киләчәккә чапкан хыял кебек. Тәгәрәтсәң, ап-ак шатлыклаырм Кочагына илнең сыяр кебек. Яз каршына йөгерәсе таллар, Көязләнеп, яулык ябынмакчы. Ресьларга басып карап торам, Хисләремә буран сарылмакчы. Эзләр калыр безнең, сүзләр калыр, – Мең елдан соң тагы шушы карлар, Нәкъ бүгенчә итеп, колагыма Исемеңне синең пышылдарлар! Күктә һаман сихри болытлармы, – Ак ромашка ява ак юл ясап. Көрт эченә чумган әкиятләрне Кемнәр табар иде без булмасак? 4 Күрәсеңме, ачы бал шикелле, Боз-тактаны ватып чыкты инеш. Буйга узган таллар саташтылар Су эченә кереп баскан килеш. Киек казлар, бәхет илчеседәй, Баш өстендә безнең әйләнделәр. Төннәр агып керде кочагыма: Чәчләребез чәчкә бәйләнделәр. Җиргә сынып төшкән яшь ботаклар Ярсып-ярсып яфрак яра әнә! Тере дулкын булып мәхәббәтем Берөзлексез җанда бәргәләнә. Күпме генә талкымасын вакыт – Күзләреңнең төсе уңмый ласа. Бу дөньяның яшерен сагышлары Ятим калыр иде без булмасак? Времена любви Сборник “Трамвай жизни” стр. 68 1 Не ищите! Это – я так пылаю: От ресниц до пят, внутри и снаружи. Сердце – в уголь... Мне на грудь не хватает Чтобы ливень лил и проникал глубже! Только раз царапнет молния небо – Разорвет шатра небесного купол! Не заметил, как любовь стрелы слепо Вогнала мне в сердце метко и кучно! Я в глаза твои смотрю – отдыхаю. Этот взгяд – чтоб все забыть на мгновенье. От земли и до небес замечаю Чудеса – чтоб ощутить восхищенье. “Свет зеленый” загорелся для лета, Вот оно на перекресток влетает! На руках качать цветы до рассвета Кто отважится, когда нас не станет? 2 Ты слышишь, как шумит листва В лесу струящейся мелодией. Где разум? –голова пуста И я теперь безумен, вроде бы. Шлагбаум желтый- путь закрыт. Я к ласкам не могу приблизиться. Через сентябрьский стылый быт Скакнуть – да Время стало мизерно! В осенних заморозках сквер, Пройдем, не огорчайся, милая. Смотри, распался фейерверк На гроздья в сполохе рябиновом. Березы белы лист к листу Земле родимой платять дани. Заоблачным светилам тут Что делать, если нас не станет? 3 Пробивает поезд снежную пленку, И снежинки, как мечты вьются роем. Покатить в объятья милой сторонки – Радость бел-бела весь мир вкруг укроет. Не навстречу ли весне мчат ракиты, И у каждой свой платок оренбургский. Я стою, смотрю: по рельсов изгибам Догоняют вьюгой новые чувства. Сохранятся все следы со словами, – Через сотни лет снега так же вскружат. И точь-в-точь, как и сегодня, родная, Мне прошепчут твое имя на ушко! То ль волшебник в небесах вьет кудели, То ль ромашка лепестки в снег ссыпает. Кто те сказки от сугробов отделит, Кто найдет их, если нас вдруг не станет? 4 Ты видишь, патокой течет Ручей, взломавший толстый лед. И ивы бредят забеременеть, Стоят в воде, стоят до времени. Посланцы счастья – гуси дикие Над головами кружат с гиканьем. Стекает ночь в мои обьятия: Нас в узел связывая клятвенно. Побегов молодые заросли, Смотри, пускают листья яростно! Твоя любовь волной живительной Пробилась в душу мою, видимо. Нас сколько время ни полощет – Из глаз не исчезает сочность. Мирские тайны и печали Осиротеют – нас не станет. Перевод Веры Хамидуллиной |