Шараф Мударрис Унтугыз Иван Европада, сөзәк тауда, Үсә бер имән. Имән төбенә утырган Унтугыз Иван. Барын саныйк, һичберсе дә Чыкмасын истән: Рус, чех, грузин, белорус, Португал, испан. Һәммәсендә – ачык күңел, Илһам, көч, сәләт; Әрмән, латыш, грек, француз, Итальян, поляк. Тыңлап тора берсен-берсе, Алмыйча тын да. Румын, эстон, литвалылар Утырган монда. Чалт аяз күк – түшәм булса, Яшь чирәм – идән. Немец, мадьяр, инглиз, болгар – Унтугыз Иван: Ваня, Вано, Авонас, Янка, Янок, Ян; Янус, Янос, Ионас; Хуан, Жуан, Жан; Янис, Йоһан, Иоан, Ион; Жанис, Джанни, Джон. Дөрләп учак янып тора, Алда – зур табын. Каршылый алар, бергәләп, Ямьле җәй таңын. Бар да аңлый якын дуслык, Туганлык телен. Кулдан-кулга күчеп йөри Зур көмеш челем. Уртак хистә бергә тибә Унтугыз йөрәк. Җырлыйлар имән янында, Тынычлык теләп. И – Туган әнкәм – карт Европа. Ул гел яшь, гүзәл. Ясыйк шунда дуслык үскән Мәңгелек түтәл! Пуля түгел, безнең өскә Саф яңгыр яусын; Сугыш түгел, дус-иш яккан Учаклар янсын! Әйтәбез бүген бергәләп, Дөнья син, инан: Бер-берсенә мылтык атмас Унтугыз Иван! Ракеталар очсын әйдә Космоска таба; Плантебыз күрке булып Үссен һәр бала! Бер илгә дә якты кояш Карамас чалыш. Бакчаларда, мәктәпләрдә Яңрар яшь тавыш. Яшь буыннар күкрәп үсәр Тынычлык белән; Килер бер көн: кылычлардан Коярбыз төрән! Китерербез балаларга Сугышсыз гомер; Алюминий һәм каучуклар Курчакка керер! ...Карт имән дә гимнга Гүя баш игән. Җырлый, кулга-кул тотышып, Унтугыз Иван. Европаны кичеп чыгып Колачлый җирне Бәхет моңы, өмет җыры, Тынычлык гимны. Йөрәкләргә җиңел монда Әйбәт дус-иштән: Рус, чех, грузин, белорус, Португал, испан. Сугыш белән уйнаучыга Әйтәләр нәләт: Әрмән, латыш, грек, ранцуз, Итальян, поляк. Дощман безгә хәтәр түгел, Дус-иш күп чакта. Румын, эстон, литвалылар – Һәммәсе сакта! –Үссен, – диләр, – безнең дуслык – Бу зур, нык имән, – Немец, мадьяр, инглиз, болгар – Унтугыз Иван. Ваня, Вано, Авонас, Янка, Янок, Ян; Янус, Янош, Ионас; Хуан, Жуан, Жан; Янис, Йоһан, Иоан, Ион; Жанис, Джанни, Джон. Девятнадцать Иванов Шараф Мударрис Сборник “Татарская поэзия (1960-1980г.г.)” стр. 187 Европейское предгорье, В рощице елань. Возле дуба восседает Девятнадцать Вань. Чтобы их не позабыть нам Перечислим всех: Русский, беллорус, испанец, Португалец, чех. Все с открытою душою, В каждом свой талант: Армянин, француз, болгарин, Грек, грузин, словак. Тихо слушаю друг друга, Говорит один: Итальянец, англичанин, Немец, венгр, румын . Как земля и небо разны – Стерли нынче грань Лях, литовец и эстонец – Девятнадцать Вань. Ваня, Аванес, Вано, Юхан,, Ганс, Хуан, Иоаннэс, Иохан, Он, Жоан, Джанни, Жан, Янис, Янко, Янош, Ян, Джон, Джованни, Иоан. Языки костра взлетают, Яства на столе. Как чудесно встретить вместе Солнце на заре. Если вы близки по духу – Важен ли язык! Трубка мира из рук в руки Бережно скользит. В унисон, все девятнадцать, Бьются их сердца. И поют про мир и дружбу Песни без конца. -Матерь – старая Европа, Вечно молода. Урожаю спелой дружбы Зреть в ее садах. Светлый дождь, пусть льет над нами, А не град свинца. Не войной, рукою друга Разожжем сердца. Мы сегодня поклянемся – Верь планета нам: На вражду не поведется Ни один Иван. Пусть летят ракеты в космос, Спутники летят. Пусть порадуются дети, На земной наряд. Пусть всегда восходит солнце Над страной любой. Пусть звучит планеты нашей Голос молодой. Молодые поколенья В мире пусть живут. Все мечи – наступит время – В плуг перекуют! Жизнь без войн оставим детям Им не воевать: В каучук и алюминий Кукол одевать! Дуб склонившил седые ветви, Отдавая дань Гимнам, что сложили вместе Девятнадцать Вань. Из конца в конец Европы И вокруг земли Гимны миру, песни счастья И надежд текли. Вот как весело смеются, Смех деля на всех: Русский, беллорус, испанец, Португалец, чех. “Будте прокляты, вояки!” – Повторяет всяк: Армянин, француз, болгарин, Грек, грузин, словак. Враг не страшен, если в дружбе, Будто цепь вершин: Итальянец, англичанин, Немец, венгр, румын . - Чтобы крепла наша дружба, С дубом рядом встань Лях, литовец и эстонец – Девятнадцать Вань: Ваня, Аванес, Вано, Юхан,, Ганс, Хуан, Иоаннэс, Иохан, Он, Жоан, Джанни, Жан, Янис, Янко, Янош, Ян, Джон, Джованни, Иоан. Таулар янында Әй данлыклы, җанлы Кавказ! Әй шатлыклы, шаулы Кавказ! Кояш чәчә кайнар нурын синең гигант тауларыңа. Рәхәт тапкач, җырлар өчен кочагыңда илһам тапкач, Баш орам мин синең хәтта мүкле гранит ташларыңа. Кызыксыну катнаш сусау бүген минем күзләремдә. Горур баскан Казбегыңда Лермонтовны күрәм кебек. Кичермәгән ярсу хисләр ургып тора күкрәгемдә, Ярларына сыеша алмый ургыгандай шаулы Терек. Терек шаулый, Терек кайный, кинәт чаба аска таба, Шашынулы куәт белән шарлавыклар тилерәләр. Дулкыннарда күбек түгел, хәтта таш та агып бара, Ярсу сулар кысан ярны һаман саен кимерәләр... Басып торам уйсулыкта, карт кыялар урманында. Күреп кинәт Лермонтовны, ишеткәндәй булам сүзен: “Каләм, кылыч – юлдаш алар көрәш, иҗат юлларыңда, Син дә шушы коралларың үткен итеп кайра бүген!“ Миндә дә бар, якты идеал, чиста намус, көчле рух бар. Мин дә ватан, халык өчен тартышудан рәхәт табам. Варварларның соңгы явын туздырганда безнең туплар, Көрәшләргә кылыч белән, каләм белән мин дә барам. У подножия гор Сборник “Сердце друзей” стр. 100 Эй, восхитительный Кавказ! Эй, шумный, радостный Кавказ! Горячие лучи рассеивает солнце над горными гигантскими хребтами. Здесь вдохновение, чтоб песням петься, здесь наслажденье быть в твоих объятиях. В почтеньи головою преклониться мне хочется замшелому граниту. Примешивая к жажде любопытство, сегодня все пытаюсь охватить. Стоящим гордо на твоем Казбеке, я будто снова Лермонтова вижу. В моей груди бушуют страстно чувства – впервые я прислушиваюсь к ним. И в берегах души не умещаясь, они бушуют Тереку подобны. То Терек зашумит, то вспенит Терек, то резко вниз сорвется своевольно. С ума сошли бурлящие потоки, наполненные яростною силой. И волны увлекают в толщу пены теченью подчиняя даже камни. В теснине негодующие волны обгладывают в гневе берега... Стою, оцепенев, в ложбине между двух старых, покосившихся утесов И Лермонтова встретив, будто слышу, как голос обращается ко мне: “ Перо и меч – идут путем единым, путь творчества и путь борьбы не делят. И ты острее наточи их оба, они сегодня пригодится могут”. И у меня есть в жизни идеалы, Не запятнал я честь, не пал я духом. И я за свой народ и за Отчизну С врагом готов схлестнуться в поединке. Я встану грудью на пути удара, И нанесу в ответ удар ракетный, Когда я выйду на передовую, Помогут в битве меч мой и перо. Перевод Веры Хамидуллиной |