Танчулпан Абагалар Урман аланында абагалар Нәүмиз генә җилдә чайкала. Адашканда икәү, уйламадым Калырсың дип җиде ятларга. Абагалар чәчәк ата, дигәч, Ай нурында ничек эзләдек. Абагалар безгә сөю бирде, Чәчәкләрен генә күрмәдек. Тапмаганга, бәлки, шул чәчәкне Теләкләрем кабул булмады. Син кабызган сөю дөрли һаман Үзең генә китеп югалдың. Хәзер инде төшнең уртасында Чәчәкләрен аның эзләмим. Тик сагынып мең кат урармын мин Абагалы безнең эзләрдән. Папоротники Сборник “Дикий цветок” стр. 24 Папоротник на лесной поляне На ветру качается печально. Заблудились мы с тобой не там ли, Или был чужим ты изначально? Говорили, папоротник в цвете Мы отыщем лунными ночами. Папоротник летом нас приветил, Но цветов мы так не повстречали. Может потому и пожеланья Не сбылись, что не нашли бутонов. До сих пор любви твоей сиянье Вижу, но вернешься сам не скоро. На закате лета, в полудреме Поздно вновь на поиски пускаться. Папоротник след от ног схоронит, Мне б от грусти в нем найти лекарство. Кыр казлары Язлар эзләп очкан кыр казлары Ял итәргә күлгә тукталды. Казлар моңы телә бәгыремне, Ялкынланды сөю учагы. Син дә шулай, кыр казлары кебек Язлар эзләп киттең, югалдың. Нинди ризык, нинди сулар тарта, Кайда йөртә икән юлларың? Язлар белән бергә уза гомер – Китә инде кыргый казлар да... Белсәм әгәр кайда икәнеңне Ияреп китәр идем казларга Бар өметем килер язларда... Дикие гуси Сборник “Дикий цветок” стр. 52 За весной летели дикие гуси, Отдохнуть к озерной глади спустились. Крик гусиный грустью режет мне душу – Чувства поздние костром продымились. Ты за стаей тех гусей сгинул в осень. За весной ушел, исчез, испарился. Где тебя дороги дальние носят, В чью судьбу водою вешнею влился? От весны и до весны жизнь проходит – Улетают-возвращаются гуси... Если б знала – ты в каком крае бродишь, За гусями улетела бы, вроде... Да надежда на весну вновь не пустит... Перевод Веры Хамидуллиной |