Заки Нури Диңгез ярында уйлану Диңгез никтер шаулый-дулый бүген: Дулкын ярсый, дулкын чайкала. Бөтен нәрсә төпкә чума кебек, Су өстендә бары ай кала. Бер-берсенә каты бәреп-сугып Юа дулкын чуерташларны. Берсе килеп әллә без утырган Ярны хәтта ишә башлармы? И дулкыннар! Хәят җиле сезне Бертуктаусыз куа, чаптыра – Икенчене куып китерә арттан, Ялкауланса берең чак кына... Без дә шулай тормыш диңгезендә Дулкын-дулкын булып шаулыйбыз: Ерак ярга юллар яру кирәк, Нидер җитми, анда даулыйбыз, Рәхмәт сезгә, тормыш дулкынннары, Гел илттегез алгы тарафка! Кайчагында нәни көймә булсак, Кирәк чакта булдык кораб та. Шаулы диңгез! Тулган айга карап Утырдым мин синең ярыңа. Очрашырбыз әле алгы көндә, Сөйләшербез әле Тагын да! Размышления у моря Сборник «Приходит и уходит весна» стр. 13 Шумит-бушует море почему-то: Вскипают волны, волны свирепеют… Все, что ни есть на дно ныряет будто, Лишь блеск луны становится светлее. Бьют-хлещут волны по щекам друг друга, Шлифуют гальку, валуны, утесы. Вон та, не в наш ли берег бьется грубо? Разрушить берега довольно просто. Эй, волны! Вас напор ветров житейских Без остановки мчит и подгоняет – И если вдруг один ослабит действо, Второй, не медля, сзади напирает. И так же в океане жизни грозно, Шумят волна к волне под ветродуем. Далекий путь узнать хотим по звездам, Мы, как всегда, на что-то претендуем! Вам благодарен, жизненные волны, За то, что донесли до горизонта! Когда-то слишком маленький был челн мой, Я пересел в корабль - меня везет он. Шумит прибой! Сидим на берегу мы Есть время на луну полюбоваться. На предстоящем дне, где все мы будем, Еще поговорим, кто б сомневался! Моабит дәфтәре Берлин. Төрмә. Җан өшеткеч суык. Тар камера кыса сулышны. Бу – фронты аның. Шагыйрь шунда Дәвам итә авыр сугышны Эчтә -ялкын. Өстә буй-буй халат... Дөрли ялкын. Дөрли -кыза ул! Уч төбендә кеп-кечкенә дәфтәр, – Җиңү юлын шунда сыза ул. Ул солдат та, командир да монда, – Һөҗүмнәргә керә берүзе. Фашистларның ничек дөмегәсен Күреп тора үлмәс җыр күзе. Камерасы – гүя, тирән окоп. Шунда, йөрәк, утлы җыр көйлә! Шигырьләре – туп та, пулемет та, Һәр хәрефе аның – бер пуля. Әйтә йөрәк: – Көрәшләрдә яшьнә, Җиңүләргә, җырым, очып бар. Менә мин дә сезнең сафта инде, Мате Залка, Юлиус Фучиклар! ...Берлин. Төрмә. Муса шигырь яза, Уч төбенә куеп дәфтәрен. Мәңгелеккә алып барыр тарих Егерменче гасыр ядкарен. Моабитская тетрадь Сборник «Приходит и уходит весна» стр. 16 Берлин. Тюрьма. Холодный тусклый свет. Стесняет узость камеры дыханье. Здесь – фронт его. Ведет бои поэт: Тяжелую войну – не выживанье. Под полосатой робою– огонь! Пылает пламя. Он, как нить накала! Тетрадка умещается в ладонь, – Победную строфу в ней начертал он. Он здесь и рядовой и командир – Один идет в последнюю атаку. Когда фашисты сдохнут, будет мир. Глаза бессмертных строк не знают страха. Окоп глубокий – камера его. Из сердца льется пламенная песня! Стихи – и танк, и штык, и пулемет, Где буквы – пули, все на нужном месте. Взывает сердце: «Яростней сверкай, Лети, мой стих, и призывай к победам!» И тут же Фучик встал на правый край, И Мате Залка встал на левом следом! … Берлин. Тюрьма. Муса строчит стихи, Поставив на ладонь свою тетрадку. Двадцатый век в истории притих, А дар поэта в вечности – закладкой. Булу һәм булмай Килә болыт кайчак, китә болыт, Бер тамчы да яңгыр сипмичә. Ә кайчакта җирне кинәндерә Шуның суы озак кипмичә!.. Танышым бар: “Мин ул – күк йөзе!“ – ди, Тиңли үзен тоташ болытка. Ләкин җиргә тамганы юк әле Сыңар тамчы яңгыр булып та. Быть или не быть Сборник «Приходит и уходит весна» стр. 16 Надвигаются тучи, уходят: Иногда не прольется ни капли. Если тучи щедрость позволят, Дождь зарядит недели на две. Мой знакомый твердит: « Я – дар Божий!» Будто он с теми тучами ровня. Но хоть раз одарил дождем бы, И хоть каплю бы дал на пробу. Перевод Веры Хамидуллиной |