Гакиль Сагиров Шигырь “Шигырь ничек языла соң?“ диләр. Ничек аңлатыйм икән? Менә син – архелог, ди. Ә шигырь – Җаныңда күмелеп яткан Билгесез гүзәл сын сыман: Син аны эзләп табасың, Кирәкмәс сүз чүп-чарыннан Арчыйсың, арындырасың. Ниһаять, шул мизгел җитә: Син аны, күтәреп алып, Җир өстенә бастырасың. Кайчагында Мәһабәт гүзәллегенә Үзеңнең дә исең китә! – Кайчагында... Ничек кенә булмасын ул, Нинди генә булмасын ул, – Бар осталыгыңны җыеп, Күңел нурларыңны коеп Эшләнгән гүзәл сын сыман. ...Әгәр тырышлыгың куеп, Җаныңнан, йөрәк түреңнән, Тормыш тирәнлегеннән Табалсаң эзләп аны, Йөрәкләрдә хис уятып, Сокланырлык итә алсаң, Эчеңнән генә булса да Шигырь яздым дип шатлан. Стихи Сборник «Тайна сердца» стр. 14 -Как пишутся стихи? – волнует многих. Какое лучше подобрать сравнение? К примеру, ты – Обычный археолог В душе ведешь раскоп стихотворения. Неведомым прекрасным изваяньем Твой поиск увенчается, когда ты Слой слов наносных счистишь с содержанья, Рассортируешь ерунду и злато. Наступит миг: Искомое взяв в руки, Отставишь, чтобы им полюбоваться. А иногда, наградой за потуги, Его величьем будешь наслаждаться! Но это иногда… Что б там ни сталось, Как хорошо б оно ни оказалось – В себя стихи умение вберут, И будто свет душевный изольют На красоту, что под пером рождалась. … Тогда твое старание улыбнется, Когда изучишь тайны сердца, душу, И в жизненных глубинах обнаружишь То истинное, что не всем дается. Когда в сердцах разбудишь мысли, чувства, В других сумеешь вызвать восхищенье, Возрадуйся до истовости, буйства, Что написал душой стихотворенье. Кызык сүзләр Әбиемнең яз турында Әйткән сүзе ошады, – Бүген генә никадәрле Карны кояш ашады. Безгә керде күрше апа Ниндидер бер йомышка. –Күр әле, – ди, – берни күрмим, Күзләрем калды тышта. Кар эри, сулар җанлана, Җем-җем килә ерганак; Итектән калошны салып Йөздерәм – бик шәп кораб! Хәзер карлар ышанычсыз, Үтәли сулар сеңгәч; Итек белән төшеп баттым, Әй кибәр әле кергәч. Узып баручы бер бабай Көлеп килә ерактан: –Бар тизрәк, – ди , – өеңә кер, Итегеңә ут капкан!.. Смешные слова Сборник «Тайна сердца» стр. 124 Часто бабушка весной Повторяет фразу: - Сколько нынче солнышко Снега съело разом. К нам соседка заглянула С маленькою книжкой: - Прочитай, глаза остались Во дворе, – не вижу. Тает снег, вода журчит И блестят проталины; Я кораблик из калоши Отправляю в плаванье. Ненадежный нынче снег Весь водой пропитан он: Эх, как валенок промок, В дом пора мне, видимо. Проходивший мимо дед Видит и смеется: - Поспешай домой – вот-вот Валенок займётся!.. Перевод Веры Хамидуллиной |